ЛЕЙТЕНАНТ и. фр. 1) Күп кенә дәүләтләрнең армияләрендә кече команда составына караган хәрби дәрәҗә, Россия армиясендә кече лейтенанттан югарырак офицер чины. Бөек Ватан сугышында каһарманнарча көрәшкән рота командиры лейтенант С.Садретдинов турындагы --- очеркларын тирән дулкынлану белән укыйсың. Казан утлары 2) Эчке эшләр министрлыгы һ.б.ш. махсус оешмаларда хезмәт итүчеләрдә шундый ук дәрәҗә. Кече лейтенант Баязитовның әйтүе буенча, баш кеше, өйгә кайтучыларга бүләк итеп бирелә торган товардан бер кешелек үлчәм (костюмлык) ала һәм аны биш литр спиртка алыштыра. М.Яһудин. Тик милициядән тынычлык булмады, бигрәк тә менә шушы лейтенанттан. Х.Вәлиәхмәтов |