ЛЕЙКОЦИТ и. лат. Организмга үтеп кергән микроорганизмнарны һәм чит тәнчекләрне зарарсызлап, кан зарарлануны тоткарлый торган канның төссез күзәнәге; ак кан тәнчеге. Абдулла абый, санаторийга путёвка булырга тора, дигәч, минем анализларны ала башладылар. Шунда канда лейкоцитларның бик әз булуы беленде. Ф.Яруллин. Канда әле тагы башка төрле күзәнәкләр дә бар – лейкоцитлар. Боларның төсе юк, шуңа күрә аларны канның ак күзәнәкләре дип тә атарга була. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә