ЛЕ’ЙКА I и. рус 1) Үсемлекләргә су сибү өчен, тишекле махсус борыны булган бакча чиләге; өйдәге гөлләргә су сибү өчен, шуңа охшаш кечерәк савыт. Фиркать апасы янында торган лейканы алды да шалканнарга, кыярларга, суганнарга ашыга-ашыга су сибә башлады. Н.Каштанов

2) Суны сосып түгү өчен җайлаштырылган зур чүмечсыман савыт. Ул сәләмә пиджак җиңнәрен беләгенә таба җыештырды да чан эченә төшеп китте һәм, электән җайлап куйган такталарга басып, озын саплы лейка белән чалтырата-чалтырата былтырдан калып сасыган селёдка суын ушатка тутыра башлады. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә