ЛЕ’ДИ и. ингл. Бөекбританиядә лорд яки баронет хатыны һәм гомумән аристократ даирәдә кияүдә булган хатын; ханым. Әй син, леди Америка, тотма байга тарелка. Г.Кутуй. Тамырларында кайнар ирланд каны аккан әлеге леди [Жаклин Кеннеди] кечкенәдән бию сәнгатенә гашыйк булып үскән, алай гына да түгел, Нью-Йорктагы балет студиясенә йөреп, үзе дә кайбер осталык серләрен үзләштереп өлгергән иде. Р.Вәли |