ЛЕГИОН и. лат. 1) Борынгы Рим армиясенең төп тактик оештыру һәм структур формасы булган зур (4 – 6 мең кешелек) гаскәри берәмлек; баштарак бөтен Рим армиясе шулай аталган. Колхозның утыз биш еллыгында салдык. Рим легионнарын, Гудериан танкларын чыдата торган күпер. А.Гыйләҗев. Көн батышы ягында рум легионнары тезелгән, анда --- көбәләренең күкрәк тимерендә арыслан башы төшерелгән алтын тәңкәләрен ялтыратып, бөркет каурыйлары кадалган өслем кигән легатлар балбал сыннары кебек катып калган... Р.Зәйдулла

2) Төрле чорда төрле хәрби частьлар исеме. Легионнан башка, сигезенче Урал полкы, өченче Совет полкы, берләшкән Актүбә отряды һәм атлы беренче совет казак полклары оештырдылар. Ш.Усманов. Уразаев легион солдатлары арасында астыртын агымның һаман көчәя баруын --- әйтте. Ш.Маннур

3) Кайбер илләрдә махсус хәрби частьларның исеме. Идел-Урал легионы ни дип кан түгәргә тиеш соң? Т.Әйди. Төрекмәннәрдән махсус легион төзиләр, ди. Каюм хан җитәкчелегендәге «Төркестан легионы» менә шулай барлыкка килә. М.Әмирханов

4) күч. Бик күпләр, күп кеше. Һәрвакыт кеше күзендә бит ул. Аның абынганын көтеп торучылар – легион. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә