ЛЕГЕНДАР с. нем. 1) Берәр сокландыргыч ягы (батырлыгы, көче һ.б.ш.) белән легендаларга кергән, халыкта дан-шөһрәт казанган. Фашистлар армиясенең, Дон далаларына зур көчләр туплап, Идел буена, бөтен илнең горурлыгы, легендар шәһәр Сталинградка ыргылулары хәзер беркемгә дә сер түгел иде инде. Г.Бәширов. Менә шушындый легендар кешеләрнең төпчек кызы Миңлеасиягә өйләнде Тимерхан. Г.Ахунов. Атна-ун көн үтмәгәндер, бик тә итагатьле-инсафлы, эзләнүчән җанлы бу өлкән мөгаллим миңа легендар Кыям Абрамовның балачагы, яшүсмер еллары, көрәш юллары һәм фаҗигасе турындагы истәлекләрен язып бирде. Ф.Дунай 2) күч. Ышанмастай, хыялый, уйдырма. Аның әсәрләре конкрет кеше урынына гомумиләштерелгән кешене бирәләр, конкрет тормыш урынына ул легендар тормышны сурәтләндерә. Г.Нигъмәти |