ЛЕГЕ’НДА и. лат. 1) Прозаик фольклор әсәре: тарихи вакыйга яки шәхес турындагы, еш кына илаһи затлар һәм гайре табигый көчләр катнашкан фантастик хикәя, риваять. Тукай тагын легенда, уйдырма, әкиятләрдән дә файдалана. Г.Нигъмәти. Риваятьләр, легендалар һ.б. фольклор жанрларын этнокультур процесслар мәсьәләләрен хәл итәргә тарту бик уңышлы булып чыкты. Г.Дәүләтшин. Көнчыгыш халыкларының борынгыдан килгән легендаларын, язма әсәрләрен, татар укучысына җиткерү өчен, әдәби эшкәртү юлы белән формалаштыра [автор]. Татар әдәбияты тарихы 2) Үткәндәге сокландыргыч вакыйгалар турындагы, кайвакытта героик яки дини төсмерле хикәя. Гади совет кешесе буыннардан-буыннарга калырлык, телләрдән төшмичә легендалар итеп сөйләрлек, җырларда җырланачак батырлыклар эшли иде. Г.Әпсәләмов. Җәмил солдатның бу батырлыгы легенда булып тарала. Г.Ахунов 3) Реаль вакыйгаларны нык үзгәртеп, чынбарлыктан ерак итеп сурәтләгән хикәя, уйдырма. Язгы розалар төсле матур-матур уйлар туарлар, бәлки, мәхәббәт турында яңа легенда язылыр. Ф.Хөсни. Минем кадерле якташым, зур талант иясе, туган-үскән авылы Гөберчәкне үз әсәрләрендә легендага әйләндергән Мөхәммәт Мәһдиев тә якты дөньяда юк. Г.Ахунов 4) Разведчикның уйлап чыгарылган биографиясе, аның турындагы уйдырма мәгълүмат 5) махс. Медаль, тәңкә акча һ.б.ш. әйберләрдәге язулар 6) махс. Нинди дә булса картага, планга карата бирелгән шартлы билгеләр һәм аңлатмалар җыелмасы |