ЛЕГАЛЬЛӘШТЕРҮ ф. 1) Халыкара хокукта: чит илдә бирелгән документның дөреслеген һәм юридик көчен раслау. Фирманы Россия консуллыгында легальләштереп, АКШта регистрацияләү 2) Законлаштыру, гамәлгә кертү, законлы дип табу. «Бездәге криминаль хәл болай да катлаулы, әгәр дә утлы коралны легальләштерү буенча закон кабул ителсә, авыр җинаятьләр бермә-бер артачак», – диләр алар. Татарстан яшьләре. Хосусый милекне легальләштерү 3) Легаль хәлгә күчерү. Икенчедән, Мокамайның әрвахын легальләштерергә, лабораториядә аның өчен урын табарга, шул ук вакытта әрвахның Фәтхулла хәзрәт белән психоэнергетик багланышын да җуймаска кирәк булды. А.Тимергалин. Ул [Шубарин] бизнесын легальләштергән, законлаштырган, казнага налогларын тәртипле түләп бара ---. Р.Мирхәйдәров. Мондый нәтиҗәләргә ирешүгә тормыш сыйфатын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясе эшчәнлеге дә ярдәм итте. Ватаным Татарстан Легальләштерә бару Эзлекле рәвештә, әкренләп легальләштерү Легальләштерә башлау Легальләштерүгә күчү Легальләштереп бетерү Барысын да легальләштерү |