ЛЕГАЛЬ с. лат. 1) Законлы, гамәлдәге, закон нигезендә рәсми рөхсәт ителгән. Ул [«Локаф»] – Кызыл Армиянең сәяси идарәсе тәкъдиме белән төзелгән һәм хәрби темага язучыларны берләштергән легаль иҗади оешма. Р.Мостафин 2) Ачыктан-ачык эшчәнлек алып баруга нигезләнгән, закон тарафыннан кире кагылмаган. Татар театры патша заманасында ярым легаль хәлдә яшәп, изелеп килгән бер мәйдан булганга, аның Октябрь идеяләрен үзләштерү процессы җиңел үтте. Ф.Бурнаш. Легаль базар. Легаль сәүдә |