ЛЕВКАС и. гр. махс. 1) Урта гасыр рәсем сәнгатендә: акбур нигезендә ясалган грунт. Моннан тыш, балалар левкас, пигмент, темпера кебек сүзләрнең нәрсә аңлатуын, сурәт ясаганда нинди җилем (клей) кулланылуы турында да белә алачак. Татарстан яшьләре 2) Агач әйберләрнең өстеннән буяр алдыннан тигезләп грунтлый торган җилем белән алебастр яки акбур катнашмасы; шул катнашма белән грунтлаган өслек, аның җирлеге |