ЛЕБЁДКА и. рус Йөкләр күтәртү, аларны бер урыннан икенче урынга күчерү өчен, канатны яки тросны урап җыя яки сүтә торган барабаны булган җайланма-машина. Ыжгырган җил-буран тавышына хәрәкәткә килгән лебёдка һәм бер-берсенә ялганган шәмнәрнең күз иярмәслек тизлек белән түбән таба очкан тавышлары да кушылды. М.Хәсәнов. Инсаф, буферлар аша сикерә-сикерә, лебёдкадан бушанган тросны сөйрәп алып китте. Ф.Абдуллин |