ЛӘШПЕРДӘ’Ү ф. сөйл. 1) Тән сәлперәю, йомшару, эластиклыгын югалту. Ул ишанның дүрт хатыны булган, ди. Иң өлкәне – инде ләшпердәп төшкән бер карчык, ди. Г.Ибраһимов

2) Шиңү, пәжү; сулу. Гөл ләшпердәү

3) Сыгылмалылыгын югалту; йомшару, бушап калу (мәс., шин, шар һ.б.). [Автомобильнең] көпшәк шины ләшпердәп төшкән, тәмам бушаган. Җирдә насос, күтәрткеч һәм ачкычлар таралып ята. А.Шамов

4) Лаштыр-лоштыр килү, сөйрәлеп лашпырдау. Ләшперди торган аяк киеме

Ләшпердәп бетү Нык ләшпердәү

Ләшперди башлау Ләшпердәргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә