ЛӘЧТИТ и. фр. сөйл. Юк-бар сүз, буш сүзләр, сафсата. – Андый туфлиләрне без дә алган идек, – ди боцман ләчтиткә кушылып. М.Юныс ◊ Ләчтит сату Юк-бар сүзләр сөйләшү, сафсата сату. Югыйсә мин, егетләр турында ләчтит сатып, сине сыйлауны онытып та җибәргәнмен. Т.Әйди. Галия кайтып төшәргә дә вакыт җитә түгелме? Ә без ләчтит сатабыз. Р.Мулланурова. --- Кич белән капка төбендә ләчтит сатып утырганда, тыкрык башында кияү егет күренде. Н.Гыйматдинова |