ЛӘХЗА и. гар. иск. Күз ачып йомганчы үткән вакыт арасы. Бу я бер ләхза, бер күз ачып йому, я бөтен бер гасыр, озын, бик озын гомер сөргән бер адәмнең бөтен гомере иде. Ф.Әмирхан. Алды тынлык дөньяны, шул ләхзада шылт иткән бер тавыш юк сахрада! Ш.Бабич |