ЛӘХЕТ и. гар. 1) Мәет куяр өчен кабер төбенең бер як кырыеннан эчкә таба казып, чокып ясалган урын, уем. Ләхетемне мул алырсың, тар булмасын, тын кысылырлык булмасын. М.Мәһдиев. Аннан ләхетне алмаш-тилмәш уйдылар. А.Хәлим. Ләхеткә иңдергән чакта, Газиз әнкәң кырына, Аязып китте күк йөзе: Кояш сипте нурын ла! Ш.Мостафин

2) Гүр; гомумән кабер. Җәмилә инде тыныч ләхеткә барачак, туфрак Җәмиләне кочагына алып, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле аналар кебек кочып саклаячак. М.Гафури. Тормышта аерым булсак та, салырбыз башны бер ләхеткә. И.Җиһангирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә