ЛӘ’ХӘҮЛӘ и. гар. «Бөтенесе дә Аллаһ кулында, Аллаһ ихтыярында» дигән мәгънәдәге дога сүзе. Таш йөрәкләр һәм яшен күргәч укыр ләхәүләсен. Г.Тукай. Кинәт күк күкрәде, үз уйларыннан үзе каушап төшкән Бибинур тагын ләхәүләсен укыды, идәнгә чүкте. А.Гыйләҗев. – Әстәгыфирулла! Ләхәүлә вә лә куәтә... – дияргә генә булдыра алды. Ә.Гаффар |