ЛӘФЫЗ и. гар. иск. 1) Сүз. Тагы боларның [болгарларның] табигатьләрендә әллә нинди сүзгә, ләфызга әһәмият бирү булган. Г.Исхакый 2) Мәгънәнең тел белән әйтелгән калыбы, сүзнең аваз ягы. Телим, ташлап кирәкмәгән вак сүзләрне, «Сөям, җаным» ләфызларына ошавын. Г.Тукай. Бу – ләфызны саклап калу өчен мәгънәне оештырырга әзер тору. Ф.Әмирхан |