ЛӘҮХЕЛМӘХФУЗ и. гар. Язмыш китабы (тактасы); кешеләрнең дөньяви тормышы, тәкъдире язылган такта. Ләүхелмәхфузда безгә кардәш булырга язган булса, аны бозып булмас. К.Тинчурин. Кем дә кем Мөхәммәд өммәтеннән берәү ихлас белән «Бисмиллаһи-р-рахмани-р-рахим» дип әйтсә, аның ләүхелмәхфузына җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын, дигән. Ә.Гаффар. Ләүхелмәхфузда ни язылган булса, шул булыр, аны беркем дә боза алмас. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә