ЛӘҮХӘ и. гар. кит. 1) Матур язу белән язылып стенага элеп куйган нәрсә, шәмаил 2) Күренеш, картина, пейзаж. Тар милли әсәрләр булудан бигрәк, билхасса хезмәт белән көн итүче халык, яшь табәканың чурлы шәраит тәэсирендә кичергән тормышларыннан күзгә чалынырлык ләүхәләр биргән әсәрләр бу дәвердә бик күп очрый. Ф.Бурнаш. «Мишәрләр тормышыннан бер ләүхә» очерк-хикәясендә автор үзе бала чакларында күргән бер фаҗигале вакыйганы тасвирлый. М.Мәһдиев 3) Элмә такта; плакат. Капка башында яшел ләүхә тора. Г.Тукай 4) Такта. Буш вәһемнәр берлә ысланган хыялым ләүхәсе. Ш.Бабич |