ЛӘҮКӘ и. рус Мунчада чабыну өчен биек сәке. Ләүкәгә менеп утырганын, лепердәп торган себеркене кулына алганын хәтерли. Р.Мулланурова. Гыймади тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды, фонарьны матчадагы чөйгә элде, себерке пешекләнеп яткан агач тагаракны, комганны ләүкәдән түбән төшерде, шунда ике чүмеч су йөгертте. Ә.Гаффар. Мен ләүкәгә, себерке белән чабыну ябыктыра адәмнәрне. Н.Гыйматдинова |