ЛӘТЧӘ и. рус 1. 1) Сусарлар семьялыгыннан гәүдәсе нечкә һәм сыгылмалы булган кечкенә ерткыч җәнлек; русчасы: ласка. Пошилар калын тунын кия, куян һәм ләтчәләр киемнәрен акка алыштыра. Л.Гарипова. Дөрестән дә, ләтчә кайбер очракларда каралты-кура тирәсендә яши һәм тычкан тота. Мәдәни җомга. Ас күсе зурлыгында, ә ләтчәнең гәүдәсе бармак юанлыгында һәм ул тычкан ояларына бик ансат үтеп керә. Биология 2) күч. сөйл. Чытлык яки усал хатын. [Бәдигыльҗамал:] Ни эшләсәм эшләрмен, Ибраһимнан бу ләтчәсен аерттырырмын. Г.Камал 2. с. мәгъ. Усал. Ләтчә телле бер ханым әче таңнан газиз ирен таларга, игәргә тотынган. Р.Гаффар |