ЛӘПЕК и. диал. Сыек балчык, пычрак. Туңы куера башлаган ләпектән итекләрен ул да көчкә-көчкә тартып ала иде. Ә.Хәсәнов. Тартучы машина... кара төтеннәр атып озак үкерсә дә, иптәшен бәладән коткара алмады, аны ләпектән куптарырга, каты юлга чыгарырга куәте җитмәде. Казан утлары. Берәүләр су төбеннән алынган кап-кара ләпекне аякта баскан килеш кенә сыласа, икенчеләре ләпек эчендә яртышар сәгать ауный. Туганайлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә