ЛӘҢКӘ с. сөйл. 1. Гел нечкә тавыш белән ләң-ләң өрә торган (кечкенә эт тур.). Сөләйман --- наборщик алдында, арыслан янында торган ләңкә көчек төсле, кечкенә һәм зәгыйфь итеп хис итте үзен. К.Тинчурин 2. и. мәгъ. Шулай чәңгелдәп өрә торган кечкенә эт. Аларны ләң-ләң килеп сыер имчәге чаклы зур имчәкле ана эт озата барды, тора-бара бу ләңкәнең бөтен нәселе иярде һәм колакны вау-вауга салды. А.Хәлим |