ЛӘҢГЕЛДӘ’Ү ф. сөйл. 1) Нечкә тавыш белән өрү, чәңгелдәү. Кара [бу этне], ничек ләңгелди. Р.Батулла 2) күч. гади с. Хурлау; гайбәт сату. Тик, култыклашып, көпә-көндез кинотеатр янына барырга ярамас, --- Луизаны күрсәләр, ләңгелдәп туймаслар. А.Гыйләҗев Ләңгелдәп тору Бертуктаусыз яки хәзер ләңгелдәү Ләңгелди башлау Ләңгелдәргә тотыну Ләңгелди бирү Бернигә карамастан ләңгелдәү |