ЛӘМ-МИМ и. гар. 1. Берәр төрле сүз, берәр нәрсәгә карата теге яки бу мәгълүмат, җавап, реакция. Айсылу беләзек турында ләм-мим язмаган, Айрат аша сораганыма әткәйнең җавабы булмады ---. Б.Камалов. Ачлар авызыннан хатын-кызның сихри тәне, тылсымлы күкрәкләре, сыгылмалы билләре, бала бишегедәй тирбәлеп торган йомры-йомры артлары турында ләм-мим ишетә алмассың. А.Гыйләҗев. – Кабатлап әйтәм, бу турыда кешегә түгел, өегездә дә ләм-мим сүз ычкындырасы булмагыз! – дип кисәтте. З.Фәйзи

2. хәб. функ. Бер сүз дә булмау. Минем турыда да ләм-мим. Х.Вәлиәхмәтов. Изге дип санаган китапларыбызда ачы суыклар турында ник ләм-мим? Ф.Фәтхелислам. Теге ләм-мим, хәтта аз гына да елмаймыйча, барысы берьюлы борылып, минем ятак тирәсен уратып алдылар... Г.Сәгыйров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә