ЛӘМЛӘНҮ ф. 1) Ләм I (1 мәгъ.) утыру, ләм җыелу (су төбенә). Елганың төбе ләмләнү

2) диал. Ләм I (2 мәгъ.) үсү, ләм белән каплану. Су ләмләнгән

Ләмләнә башлау Бераз ләм утыру, ләм барлыкка килү

Ләмләнә төшү Бераз ләмләнү; тагын да ныграк ләмләнү

Ләмләнеп бетү Тәмам ләмләнү

Ләмләнеп калу Берәр сәбәптән ләмләнгән хәлгә килү

Ләмләнеп тору Вакыт-вакыт ләмләнү; ләмләнгән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә