ЛӘМ I и. 1) Елга, буа, күл, диңгез кебек сулыклар төбендәге минераль һәм органик кисәкчәләрдән гыйбарәт утырма, дуен. Малай азаплана торгач, ләмгә баткан күлмәк-ыштанын салып ыргытты. Р.Мулланурова. Аннары тәнемә әллә нинди яфраклар ябып, ләмнәр сылап, юрганга төреп яткыра иде. Ф.Яруллин. Гади амёба пычрак сулы буа төпләрендәге ләмдә очрый. Биология 2) диал. к. лай. Менә көймә, аңардан балык, дегет, ләм һәм камыш исе аңкып тора. М.Хәсәнов. Карусыз, тырыш иде малайлары, сөт машинасында иртәле-кичле район үзәгенә, кырык чакрым пычрак ләм ярып сөт ташыды. Р.Мулланурова. Җәүдәт көннәр буе ләм диңгезендә йөзеп, җеп өзәрлек тә хәле калмаган рәвештә кайтып егыла иде. А.Хәлим |