ЛӘКЪЛӘКА и. гар. иск. 1) Ямьсез тавыш, гөрелдәү, шакылдау тавышы

2) Бер мәгънәсез сүзләр. Гыйсмәтинең күп вакытта мәгънәдән күп ләкъләка. Ш.Бабич

3) Гайбәт. Малайларга кузна фарыз булса, безгә әнә шул ләкъләка фарыз инде. И.Нуруллин

4) Ләкләк тавышы

Ләкъләка сату Юк-бар турында сөйләшү; ләчтит сату. Сәгатьләр буе кызлар белән ләкъләка сатарга син ничек иренмисең? И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә