ЛӘКЛӘК и. гар. Ләкләк кошлар семьялыгыннан озын йонсыз аяклы, озын туры томшыклы, ак яки кара каурыйлы, биек агач яки бина башларына оялый торган күчмә кош. Ояның хуҗасы – ана ләкләк – ялгызы югары талпынды, хәйран биек, Җалпы тауларыннан ашып күтәрелде ---. Ә.Гаффар. Камәреннән алтын зынҗырлы котыйчык асылынган хакимнең башында зур чалма, чалма маңгаенда асылташлы мөштек, мөштеккә кара ләкләк каурые кадалган. Р.Батулла. Ә менә сыер һәм йорт кәҗәләре еш кына баскан килеш йоклыйлар, кайбер кошлар, әйтик, ләкләк, очып барган җирдән тәмләп кенә черем итеп ала. Кызыклар дөньясында ◊ Ләкләк борын Озын борын, озын борынлы кеше. [Ирбулат:] Бая да әле Зәкия «ләкләк борын» дигәч гарьләнеп үлә язды. Р.Ишморат |