ЛӘ’КИН терк. гар. 1. 1) Җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне бер-беренә каршы куя. Тырышты, көчәнде, ләкин булдыра алмады 2) Ике мөстәкыйль җөмләнең икенчесе башында килә һәм андагы фикерне беренче җөмләдә әйтелгән фикергә каршы куя. Гел юкка да, кайчак, якалашып, Тирән «дошманлык»ка бата идек. Ләкин кичен өйгә кайткан чакта Татулашып инде кайта идек. Ш.Маннур 3) «Шулай да», «шуңа карамастан» дигән мәгънәне белдерә. Кайчакта бу – Рифкатьнең ачуын да китерә, ләкин ул моңа күнегеп бара. Р.Вәлиев 4) Беренче җөмләдәге фикерне чикләү мәгънәсен көчәйтү өчен кулланыла. [Г.Камалның] кайбер элеккерәк язган әсәрләрендә аз-маз гарәп, фарсы һәм госманлы сүзләре күренгәләсә дә, ләкин ул сүзләрнең күпчелеге шул әсәр язылганда халыкның сөйләү теленә кергән сүзләр генә. М.Гали 5) Җөмлә башында алмашлык, теркәгеч яки мөнәсәбәтле сүзләр белән килеп, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Ләкин никадәр сак һәм йомшак атларга тырышмасыннар, ике авыр кешенең артыннан идән сайгаклары шыгырдап калды. Н.Фәттах 6) Кайбер каршы куючы теркәгечләр белән бергә килеп, каршы кую мәгънәсен көчәйтә. [Хөснетдин:] Мин анысына каршы килмим. Әмма ләкин миңа акча кирәк. Ш.Камал 7) Ымлыклар, модаль сүзләр белән бергә килеп, аларның мәгънәсен һәм алдагы җөмләләргә каршы куюны көчәйтә. Ләкин аһ! Нинди зур ялган! Ышанмыйм мин моңар бер дә! Н.Исәнбәт. Ләкин һәйһат [үкенеч]! Болар бар да төш, бар да буш хыял гына иде. Ш.Мөхәммәдев 2. и. мәгъ. Комачаулык, каршылык; киртә; нәрсәгә дә булса комачаулаган берәр төрле хәл. [Мавия:] Ул «ләкин»нең аръягын бик яхшы аңлыйм, Бәкер абзый. Ничек тә мин аны хәл итәргә тырышырмын. М.Фәйзи |