ЛӘКАТӘ и. гар. диал. Табылдык, табылган әйбер ◊ Ләкатә кычкыру «Таптым!» дип аваз салу, табылдык турында телдән хәбәр итү, яңгырату. Урласам, ләкатә кычкырмас идем. Т.Гыйззәт. – Кешем, – дип олылады Ханбикә хезмәтчесен, – ләкатә кычкырмасаң да, мин синең аны урламавыңа, ә табуыңа ышаныр идем… М.Хуҗин |