ЛӘКАБЬ и. гар. иск. 1) Кушамат. Яла ягып ләкабь кушты. К.Насыйри. Шуңадыр инде, шәкертләр аңа «чикерткә» дигән ләкабь тә биргәннәр. Ә.Еники. Чишмәләрне сөрдерү, малдан таптатудан туктыйк дип, күп чәпчи торгач, үземә «Чишмә Башы Газиз» дигән ләкабьне дә өстәп чәпәделәр дә куйдылар. А.Хәлим 2) Фамилия, псевдоним; титул. Царь язган хатларында үзен төрле ләкабьләр белән атаганда, «Казан патшасы» дигән сүзне арттыра башлады. Г.Гобәйдуллин. Үземнең ләкабемә тоташтырдым. З.Һади |