ЛӘЙСӘН и. гар. 1. Яз көне беренче тапкыр вак кына сибәләп яуган җылы яңгыр. Җир дымлы, күрәсең, таң алдыннан гына яңгыр явып үткән. Беренче яңгыр. Картлар аны ләйсән – ш ифалы яңгыр диләр. И.Салахов 2. с. мәгъ. Җылы, язгы (яңгыр). Мин ләйсән яңгыр идем лә, булдым кар, булдым боз. Р.Акъегет. Кайнар кояш булып янсам, Ләйсән яңгыр булып тамсам. Н.Сафина. Шифалы ләйсән яңгыр явып үтүе бик һәйбәт булды, кызым! З.Фәйзи |