ЛӘЗИЗ с. гар. 1) Тәмле, татлы, ләззәтле. Бу җиһанның ләзиз нигъмәтләре күптер, вә ләкин һичберсе бу чәйдик юктыр. Бәет. Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм – Мин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм? Г.Тукай

2) күч. Ямьле, күңелле, рәхәт. Гомернең иң ләзиз вакты ике чак ---. З.Бәшири. --- Тукаевның «әшгаре миллияседер» ки, гаять ләзиз хиссияте миллияләр уйгатты. Әлгасрелҗәдид



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә