ЛӘЗЗӘТСЕЗЛӘНДЕРҮ ф. 1) Ләззәтен бетерү, ләззәтсез итү, тәмен бетерү. Ризыкны ләззәтсезләндерү

2) күч. Мәгънәсен, кызыгын, ямен җибәрү, бозу. Һичберәүгә бер генә тиен дә файда итмәгән, бөтен милләтнең тормышын харап итеп ләззәтсезләндергән гадәт-гореф вә искелек булсалар, шуларның күбесе нәкъ әүвәлге килешләрендә үк дәвам иттеләр вә итәләр. Ф.Әмирхан

Ләззәтсезләндереп җибәрү Кисәк кенә ләззәтен бетерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә