ЛӘЗЗӘТЛЕ с. 1) Ләззәте (1 мәгъ.) булган, тәмле. Менә бу чәй никадәр ләззәтле. М.Гафури. Ул шундый хуш исле, шундый ләззәтле, шундый да татлы иде, гүя су алынган коега я булмаса елгага фәрештәләр канатын тыгып алган. Л.Шәех 2) Рухи рәхәтлек, канәгатьлек бирә торган, сөенеч-куаныч хисләре тудыра торган. Гәрәйшаны өйнең Петрух мактаган ләззәтле һавасы кочып алды. М.Хуҗин. Күңел түреннән, әкрен генә агылган болытлардай, ләззәтле хисләр кичте. Н.Хәсәнов. Тән өчен хыял кирәкми, аңа ләззәтле мизгелләр кичереп, ярсуын басарга гына кирәк. Ф.Яруллин |