ЛӘЗЗӘТЛӘНҮ ф. Ләззәт алу, тәм табу, рәхәтлек кичерү. Әтием дә, әбием дә аның суын эчеп ләззәтләнгәннәр. Н.Хәсәнов. Сыйныфташлар бу минутларны ләззәтләнеп кичерергә җыендылар. Ф.Фәтхелислам. Гомумән, балачакны искә төшереп ләззәтләнергә, балачак истәлекләреннән зур фәлсәфәләр табып юанырга ярата идем мин. Р.Вәлиев Ләззәтләнә башлау Берәр нәрсәдән ләззәт табарга өйрәнү. --- Тукай «яшьрен мәхәббәт», игълан ителмәгән, ачылмаган, хәтта Мәхбүбәнең үзенә белдереп тә, яңалыгы, сафлыгы югалмаган мәхәббәт берлә ләззәтләнә башлый. З.Рәсүлева Ләззәтләнеп алу Бераз гына ләззәтләнү Ләззәтләнеп тору Даими, гел яки хәзерге вакытта ләззәтләнү. Шулай, өчәүләп, озак кына кочаклашып, елашып, үз бәхетләренә ләззәтләнеп тордылар. Г.Гыйльманов |