ЛӘЗЗӘТЛӘНДЕРҮ ф. 1) Ләззәт (1 мәгъ.), тәм бирү, тагын да тәмле итү

2) Канәгатьлек, рәхәтлек бирү. [Тукай] табигать тормышының кешелек өчен булган тиңсез, ләззәтләндергеч агышын да җырлый. Г.Халит. Әнә бит малай вакытта тавышы белән ләззәтләндергән Марат Фәйрушин, тавыш үзгәрү чорын исән-имин кичеп, классик һәм эстрада җырларын да, халык җырларын да бердәй оста башкарып концертлар бирә. Сәхнә

Ләззәтләндереп җибәрү Ләззәт өстәү. Юк, бу – агачларны шаулатып, тәннәрне рәхәт ләззәтләндереп җибәрә торган салкынча талгын җил түгел. Мәх. Хәсәнов

Ләззәтләндереп кую Бер мәртәбә ләззәт бирү; вакыт-вакыт ләззәтләндерү

Ләззәтләндереп тору Даими рәвештә ләззәтләндерү. Гарәп язуының могҗиза кебек серле бизәкләре күңелгә, йөрәкнең иң эчке түрендә калган нурлы хисне тәрбияләп, өмет биреп, ләззәтләндереп тора. Р.Абзалина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә