ЛӘЗЗӘТ и. гар. 1) Тәм, тат. Хәер, өчпочмак белән шашлык бары тик сарык итеннән генә була, хәзер генә ул, милләтләрне бутап бетергән кебек, ризыкны да бутап, милли төсен югалтып ләззәтен алдылар. М.Мәһдиев

2) Тәмле ризыктан алган канәгатьлек. Габдулла яхшы өйдә, яхшы зур самавырдан чын кытай чәен дә җизнәләрендә бу кадәр ләззәт белән эчкән чагын хәтерләми. Ә.Фәйзи. Табында ниләр генә юк иде: зәңгәр йөзем, күк төсендәге алмалар, куе зәңгәр ширбәтләр белән алар зәүкый ләззәт кичерделәр. Р.Батулла

3) Рух рәхәтлеге, хозурлык, кәеф. Китаплар... Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган! М.Госманов. Юаш бозаулар тиз ара усалланалар иде. Аннан алар сөзешүдән ләззәт табалар иде. Ф.Яруллин

4) Нинди дә булса эшне уңышлы башкарудан алган канәгатьлек хисе. Милләттәшләр арасындагы әңгәмәдән туган ләззәтнең асылында нәрсә ята икән? М.Юныс

5) Куанычлы халәт, сөенеч тойгысы. Ләззәт бирә җаннарыма Шомырт чәчәге исе. Н.Ибраһимов. Шундый ләззәттә барган Мәрдиев, урманны чыккач, офыкның каралуын искәреп, дерт итеп китте. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә