ЛӘГЫЛЬ и. гар. Ал, кызыл төсле кыйммәтле таш, лал; кызыл якут. Безнең апай гәүһәрдер, Тәннәре чын мәрмәрдер; Ләгыль, якут, гәүһәрдер, Аузы балдыр, кәүсәрдер. Җыр. Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыль вә якуттай. Г.Тукай. Ләгыль, якут бизи аның түшәмнәрен. Р.Батулла |