ЛӘГЫЙНЬ с. гар. 1. 1) Ләгънәтләнгән, каргалган, яхшылыктан мәхрүм ителгән. Бер заман иңмәс борын Иблис ләгыйнь, Торды инсан ал да гөл дә, син дә мин. Ш.Бабич. [Хаҗи:] Әйе, Иблис ләгыйньнең атабыз Адәм[не] җәннәттән чыгаруын сөйли. Ш.Камал. Мөгаен, Иблис ләгыйнь берәр нәрсә болгата торгандыр, тагын ачыйм әле бер. Р.Ишморат

2) күч. Начар, әшәке, куркыныч, нәфрәт уята торган. [Кабил:] Гүя миңа ләгыйнь көчләр Ерактан кулларын өстемә төртеп сузалар. Һ.Такташ

2. и. мәгъ. Каргалган, әшәке, каһәрләнгән кеше. [Әхмәтҗан:] Каһәр сукканнар, бәдбәхетләр, ләгыйньнәр, мәңгелек игелек күрмәгез. Г.Камал. Һәм ләгыйнь дә күз тегеп бер ноктага, Китте бик төпсез тәфәккергә таба!.. Ш.Бабич

3. кер. сүз функ. сөйл. Җиңелчә шелтәләү, ачулану сүзе. Күрде батыр, шунда яткан ул ләгыйнь. Г.Тукай. Шәһәр Думасына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү җыелышында үзенең чын йөзен ачты бит, ләгыйнь. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә