ЛӘГЪНӘТЛӘ’Ү ф. 1) Каһәрләү, бик каты гаепләп шелтәләү, кемгә дә булса явыз теләк теләү. Шәмсетдин хәзрәт күз төпләрен сөртә-сөртә --- хатыннарын ләгънәтләгән. Э.Касыймов. Булдыксыз Чекко кордашы Дантены да, сөйгәне Биккины да, киявен, бөтен кешеләрне күралмас яман көнчегә әйләнә. Барысын каргап ләгънәтли. Г.Хөсәенов 2) Бик каты хурлау, тиргәү, тәнкыйтьләү; канәгатьсезлек белдерү. Менә шулай ләгънәтләде язучы иске кануннарны, иске гадәтләрне һәм диннең, руханиларның алдавын фаш итте. Г.Халит. Гаделсезлекне, кешелексез законнарны ләгънәтли-ләгънәтли атлаган Сәфәргали абзый, уңны-сулны күрми баручы исерек кебек. З.Фәйзи Ләгънәтләп тору Гел, даими ләгънәтләү; хәзерге моментта ләгънәтләү Ләгънәтли башлау Ләгънәтләргә керешү. Григорий, ниһаять, бер сәбәпсез үзен, аннан язучыны, аннан бөтен җәмгыятьне талый, ләгънәтли башлады. А.Хәлим |