ЛӘГЪНӘТ и. гар. 1) Каргыш, бик каты гаепләү, көчле нәфрәт; каһәр. Монда провокатор булган берәүнең халык ләгънәтенә чыдый алмыйча акылдан шашу дәрәҗәсенә барып җитүе тасвирлана. С.Алишев. Ул качып кына намаз укый торган урынына сыгылып төште, кыйбласына борылды, бер сәҗдәгә китеп, бер рөкүгъка торып, ләгънәтен кире кайтара башлады. А.Хәлим. Бөтенесе аларга нәфрәт, ләгънәт белән чирканып карыйлар. З.Фәйзи 2) Берәр затны тәнкыйть итеп, тиргәп, хурлап атау яки эндәшү сүзе. – Мостафага, теге ләгънәтнең башка кулъязмаларын табып, судка барган чакта алып барырга кушты, – диде Һидият. Ш.Камал. Курка, ләгънәт, куркып чәчен йолка, Чукмар белән маңгаена суккан этнекедәй күзе акая. Ф.Кәрим. [Кыз:] Калтыранасың ич, әллә Сарбай ләгънәт куркыттымы? Г.Әпсәләмов ◊ Ләгънәт камыты 1) Иблисне оҗмахтан куганда, аның кичерелми торган гөнаһ иясе икәнен белдерә торган тамга. Мәлгунь Иблис, мине инкяр итмә! Ләгънәт камытын тиздән киярсең. М.Гафури; 2) Авыр, газаплы эш турында. Ләгънәт (орсын) оргыры к. ләгънәт төшсен (төшкере). Телен, денен санламаган, Милләт зарын аңламаган Мин идем ул, ләгънәт оргыры. И.Гыйләҗев. Ләгънәт ору Ләгънәтләү. Күпкә бармас тарлык, сабыр ит, ирек, Ләгънәт орма, бизмә дөньядан. Н.Думави. Ләгънәт суккан к. ләгънәт төшкән. Ләгънәт суккан шәһәр тавышын ишетәсеңме? Гөрелди ул, шат ул шәһәр. С.Сүнчәләй. Ләгънәт суксын (суккыры) к. ләгънәт төшсен (төшкере). Ләгънәт төшкән Бик каты гаепләнә торган, нәфрәт уята торган, каргалган, ләгънәтләнгән. [Нәгыймә:] Ул бит өйләнмәкче булып йөри. [Галимә:] Әй ләгънәт төшкән нәрсә! --- Кем дигәнне алмакчы була? Ш.Камал. [Исәнбай:] Ләгънәт төшкән мәдрәсә гадәте... Һәрбер яңа килгән шәкертне газаплап интектерү гореф-гадәт булып әверелгән. Т.Гыйззәт. Ләгънәт төшсен (төшкере) 1) «Зарар килсен, зыян булсын» дигән мәгънәне белдерә. [Мавия:] Алланың ләгънәте төшсен авылдашыңа! Син, абзый, авылдаш булсаң, аны азрак акылга өйрәт. М.Фәйзи; 2) Бик каты ачулануны, нәфрәтләнүне белдерә. [Хөсәен:] Тукта, юньсез. --- Тукта, ләгънәт төшкере. Ф.Бурнаш. Тфү, ләгънәт төшкерләре. Каян юлыма җыен шарлатан очрый. С.Сүнчәләй. Ләгънәт төшү Әйтелгән ләгънәт чынга ашу, шуның зыяны тию. Анасының каргышы, минем ләгънәтем төште аңа. Ю.Әминов. Ләгънәт уку Ләгънәтләү. Ләкин ахырдан йөземгә төкереп, ләгънәт укыр иде. Ф.Халиди. Алар теләнче фабрикасы булган мәдрәсәләреннән ләгънәт укып чыгып киткәннәрдер. Г.Тукай. Үзе пыш-пыш ләгънәт укый. Аның кабердәге бәддогасыннан беркем дә котылалмый, ди әнкәй. Н.Гыйматдинова |