ЛӘГӘН и. фар. Калай, эмальләнгән тимер, алюминий һ.б.ш.дан төрле киңлектә, зурлыкта ясалган сай савыт; тас. Ул калай ләгәндәге яңгыр суы белән чистарынган һәм инде болдыр ишеге төбендә сабырсызланып таптанган ана казын өйалдына – оясына кертте. Ә.Гаффар. Ләүкәдәге агач ләгәндә ике төрле себерке пешекләнгән иде. Н.Гыйматдинова. Карават янында ләгән белән су, табак, караватта башын, аягын я эчен, күкрәген сөлге, юрган белән төргән, юешләнеп беткән бер хатын ята. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә