ЛӘВӘШ и. 1) Эченә ит, тары ярмасы яки йөзем салып пешерелә торган бәлеш. Аның майлары тулып торган ике симез казы белән симез күркәсе, өстенә каклар, җимешләр сибеп пешерелгән дүрт зур ләвәш күмәче, кечкенә дүрткел тау кебек торган, өсте, читләре кәнфит белән чәчәкләнгән ике бавырсагы, тагы әллә ничаклы оста әзерләнгән аш бүләкләре мәҗлеснең күзләрен уйнаттылар. Г.Ибраһимов. Аннары һәр түгәрәк уртасына чистартып кайнар суда юган, шикәр комы һәм сары яки атланмай кушылган йөзем салып чыгалар, түгәрәкләрнең кырыен ябыштырып, пилмән кебек ләвәш ясыйлар. Татар халык ашлары 2) диал. Күзикмәк, юка. [Хаҗиморат], хәзер генә табадан төшкән коймакларны, ләвәшләрне --- кунаклар алдына таратып, чәй ясый башлады. Г.Ибраһимов. Өметгалинең әнисе газиз улына бер төенчек каклаган ит, бер капчык кипкән җимеш, бер тубал ләвәш җибәргән иде. М.Юныс 3) Катлы паштет |