ЛӘББӘ’ЙКӘ ы. гар. 1) «Әү, тыңлыйм, ни боерасыз, боерыгыз, йомышыгызга әзермен, баш өсте» дигән мәгънәне белдерә. [Җиһанша:] Ләббәйкә, тәкъсир... Сез ни теләсәгез, шул булыр. К.Тинчурин. – Ләббәйкә, ханбикәм! – Гайфулла балдызының уенын кабул итеп алдына тезләнде. Ф.Яруллин 2) «Рәхим итегез» дигән мәгънәне белдерә. «Ләббәйкә» дигән кебек, бер кулын күкрәк өстенә куеп чалкан яткан [ирең] яшь сабыйлар йокысы белән рәхәтләнеп йоклый булыр. Ш.Камал. Тимер капкалар ачыла, караучылар үрә катып честь бирәләр: «Ләббәйкә, Иван Иванович!», «Рәхим итегез, Басыйр Бариевич!» А.Гыйләҗев ◊ Ләббәйкә дип тору Кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә гел ризалык күрсәтү, хуплау. Вәкил ни әйтсә, шуңа ләббәйкә дип кенә тора. М.Әмир. Нәселдән килә торган сыйфатлары шул: һәр әйткәнгә ләббәйкә дип торырга, кеше эзенә басып барырга яратмыйлар. И.Нуруллин |