ЛАЯКЫЛ рәв. гар. Акылын җуйганчы, акылсыз хәлгә килгәнче, дөм (исерү тур.). Әбүсөгыт бай төшермеш иде, салган-салган – лаякыл исергәнче эчсен иде, ичмасам, йокыга түнәр иде. М.Хуҗин. Лаякыл исереп идәнгә ауган да шул килеш йоклаган. Г.Бәширов. Донбасс мирзасы лаякыл исерек, җүнсез. Ә.Галиев |