ЛАШМАНЧЫЛЫК и. тар. 1) Пётр I чорында оештырылган, крестьяннарны массалы төстә дәүләт файдасына эшләүгә, башлыча урман кисү, юл салу, төзелеш кебек авыр физик эшләргә җәлеп итү системасы. Татарны чукындыру, дәүләт файдасына эшкә җигү (лашманчылык) – нәкъ менә аның идеясе. Татарстан яшьләре. Инде тәкъдире кушып, кайсыдыр чит якларга гаскәр хезмәтенә яисә лашманчылыкка алынса, я күмер кисәргә чыгып китсә, татар кешесе барыбер гаиләсе, сөйгән яры, туган ягы өчен ут йотып саргайган, күз яшен түккән. Идел 2) күч. Мәҗбүр итеп эшләтү системасы; гомумән авыр эш. «Социалистик ярыш» дип аталган лашманчылыкны күкләргә чөеп мактау совет чорында татар әдәбиятының магистраль темасы иде. М.Юныс |