ЛАШМАНЧЫ и. иск. 1) XVIII–XIX йөзләрдә, корабльләр төзү өчен, урман кисү эшенә һ.б.ш. эшләргә башлыча Идел буе халыкларыннан җибәрелгән дәүләт крестьяны. Лашманчылар кайтканда бик биртелеп кайталар. Кара урманда кар эчендә землянкада яталар. Бәет. Ишеткәнегез бармы лашманчылар турында? Г.Әпсәләмов. 1814–1827 елларда лашманчылар арасында зур хәрәкәтләр була. Татар әдәбияты тарихы

2) Лашман (3 мәгъ.) армиясендә хезмәт итүче, лашман гаскәренә алынган кеше. Ул бичараларны изеп, кол кебек куып йөрергә ялланып, лашманчы булу синең кебек зур укыган, тирә-якның йолдызы булган бер кешегә килешә торган эш түгел, диярмен. Г.Ибраһимов. Урлый булган малын-мөлкәтен, Лашманчылар халык җәберли, Авыл янындагы урманнан Качкыннар да тынгылык бирми. А.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә