ЛАШМАН и. тар. 1) к. лашманчылык. Лашман эшен нужа диләр аннан кайткан кешеләр ---. Бәет. 1276 (1859) елларда лашман хезмәте дә, атлысы булсын, җәяүлесе булсын, тәмам юкка чыгарылып, лашманчы казакътан һәм ясаклыдан бертигез солдат алына башлый. Ш.Мәрҗани

2) к. лашманчы (1 мәгъ.). Ясаклы татарлар белән беррәттән, лашманнар җан башыннан налог та, башка күп төрле салымнар да түләгәннәр, рекрут биргәннәр. Казан утлары

3) Беренче бөтендөнья сугышы чорында тыл эшләрен башкару өчен, Төркестан халкыннан оештырылган хезмәт армиясе һәм шунда катнашкан кеше. Батырхан: Төркестаннан. Монда үтешли генә кердем. Давыт: Кая үтәсез? Батырхан: Фронтка. Лашманнар алып барам. К.Тинчурин

Лашман кисү к. лашман тарту. Лашман куу к. лашман тарту. Пётр патша [кораблар] ясаткан, шуңа бөтен ил белән урман кискәннәр. Безнең бабайлар мари урманнарында лашман куганнар. Г.Әпсәләмов. Лашман тарту Лашманда урман кисү, лашманда эшләү. [Галәк бабай:] Синең туганнарың лашман тарта. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә